Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

"Җәяүле" операциясе бара

Әлеге операция 25 октябрьдән 3 ноябрьгә кадәр дәвам итәчәк.

"Билгеле булганча, киемдә яктылык кайтаргыч элементлар булмау аянычлы һәлакәтләргә китерергә мөмкин. Агымдагы елда гына да районыбыз юлларында җәяүлеләр үлеме белән бәйле өч юл һәлакәте теркәлде. Аларның икесендә төп сәбәп - җәяүлеләрнең киемендә яктылык кайтаргыч элементлар булмау", - ди Эчке эшләр бүлегенең ЮХИДИ бүлекчәсе җитәкчесе Айнур Ямалиев. Әлеге операциянең төп максаты - җәяүлеләрнең юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтәлешенә игътибарны арттыру. Шушы уңайдан ЮХИДИ хезмәткәрләре мәгариф оешмаларында төрле очрашулар оештыра, балалар һәм әти- әниләр белән әңгәмәләр  үткәрә. Киемдә яктылык кайтаручы элементлар хакында онытмыйк!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев