Баһлар гаиләсендә күптән көтелгән кыз
мәдәният

Баһлар гаиләсендә күптән көтелгән кыз

Җырлы гаилә кунактан буш кул белән кайтмаган - кыз алып кайткан!

- Әгерҗедән эт баласы алып кайттык. Ул 9 майда туган. Нәселе бик көчле - овчарка. Илназ якын дусларыбыздан сораган булган, алар бүләк итте. Барлыгы 6 көчек туган, берсен без алып киттек. Ниһаять, озак көткәннән соң, кызлы булдык! - дип сөйләде безгә Гүзәл Идрисова.

Хәзерге вакытта Баһлар "кызларына" исем сайлау белән мәшгуль. "Берничә вариант бар, әлегә төгәл уйламадык. Шулай итеп, кызыбызга исем эзлибез", - диде Гүзәл

Чыганак: http://shahrikazan.ru/news/shou-biznes/niayat-balar-kyzly-bulgan


Нет комментариев