Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
мәдәният

Их бу концертны күчерәсе килде

Г.Тукай исемендәге авыл хуҗалыгы техникумының актлар залында район мәдәният бүлеге хезмәткәрләре, сәнгать мәктәбе укучылары тарафыннан әзерләнгән Әниләр көненә багышланган концерт бара бу минутларда.

Шулкадәр әйбәт концерт, 15–20 әни бардыр булса, зур тамаша залы буш. Азрак студентлар бар.

Күчерәсе иде бу коцертны үзәккә, кичкә, карасын иде әби–әниләр. Котлау булыр иде, бәйрәм булыр иде бу концерт алар өчен. Их, үз бинаң булмау – үкенде күңел, елады күңел... Мәдәният хезмәткәрләрен дә гаеплисем килми, җанга да урын юк.
Кадерсез әниләрме әллә без, ник бу шулай... – дип кычкырасы килеп китте.Ә концерты шәп. Барсагыз өлгерерсез дә. Бушлай, тик бахилла өчен түләргә 5 сум акча алырга онытмагыз. Мин керә алмый тилмердем. Акчасыз чыгып киткән идем. Яшьләр миһерсез диләр, юк икән, бер студент егет, исемен дә белмим бу үсмернең, минем өчен акча түләде. Артып кайтсын, рәхмәт, энем.
Концерттан күңел тулып кайттым әле.

С.Мингатина фотолары

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев