Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
мәдәният

Кичә - Бәрәскә, Бәрәзә, Өҗем, бүген - Күңгәр, Көек... - ник кар чистартылмый?

Авыл җирлекләренең үзешчәннәре (0+) исең китәрлек.

Гыйнвар ае башыннан Боз сараенда чиратлашып концерт куя алар. Караганыгыз бармы? Булмаса, барыгыз. Бер барганнар барып, йөреп тора, уртага чыгып биючеләр дә аз түгел...

Һәр авыл җирлегенең үз чыгышы, үз мөмкинлеге. Үз дәрәҗәсе. Шунлыктан иң элек сорау бирәләр : "Бүген кемнәр икән?" Тамашачы яттан белә хәзер авылларның мөмкинлеген, җибәреп кара бер фальш, гафу итми. Кичә  Бәрәзә-Бәрәскә үзешчәннәре концертында мәдәният йорты мөдире Зөлфия Корбанова тиккә генә: "Без үзебезчә бик тырыштык инде", димәде. Хәер берсе- берсеннән калышмады. Өҗемнәргә дә сокланып алкышладык. Туңганда биедек.

Бию димәктән, бик биеп булмый, чөнки мәйданчыкны кар баскан. "Концертын оештыралар мәҗбүри, ник карын эттереп чыгармыйлар икән, коммуналь хуҗалыкта кечкенә трактор бар инде ,югыйсә. Ай бер җитәкче шушында", дип өзгәләнде халык. Килеп тә әйттеләр, языгыз әле, берәрсе чыгып кереп карасын бу Боз сараена" , - дип. Бүген Күңгәр, Көек авыл җирлекләрендә (0+) дә шул чамадыр...", - дип сөйләшәбез. 

    Чама-чамадан ник артмый икән ул? Кайда бу чисталык өчен җавап бирүче? Бәйрәм итә ахыры. Ишетегез әле халык гозерен... Боз сараендагы карны чистартасы бар!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев