Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
мәдәният

“Кияү абый” көлдерде, ял иттерде... – менә хәзер уйлата

Узган җомга көнне ТР Әтнә районы мәдәният бүлеге “Идел-йорт” төбәкара театр фестиваленең икенче премия лауреаты булган Олы Мәңгәр халык театрында премьера (12+) булды.

    Мәңгәр үзешчәннәре драматург  Рәдиф Сәгьди белән  Хәбир Ибраһимның бергә язган “Кияү абый” музыкаль комедиясен-водевилен (12+) сәхнәгә куйдылар.

 

      Көтеп алдым бу премьераны, башкалар да шулай көткәнгә охшаган, чөнки Олы Мәңгәр мәдәният йортының тамаша залы тулы иде. Мәңгәрләр генә түгел, район үзәгеннән, башка авыллардан килүчеләр дә  бар,  Мәңгәр театры куйган спектакльләрне яратып карыйбыз, димәк.

        Иң сөендергәне: премьерага авторлар Рәдиф Сәгъди белән Хәбир Ибраһим үзләре дә кайтканнар. “Рафис Рәис улы безнең күп әсәрләрне сәхнәләштергән режиссер һәм аның өйрәтүендә артистларның уйнавы тамашачыны җәлеп итә. Моннан алда куйган “Саташу” спектаклен “Идел-йорт” бәйгесендә карадым, фикерем уңай, фәлсәфи әсәрне тамашачыга җиткерү өчен байтак тир түгәргә кирәк. Безнең “Кияү абый” ул яктан карарга җиңел, водевиль, җырлы-биюле спектакльне тамашачы яратып кабул итә. Бу очракта уйнау осталыгыннан күп нәрсә тора, мәңгәрләр уйный алырлар, дип ышанып килдек”, – дигән иде спектакль башланганчы автор Хәбир Ибраһим. “Кияү абый”ның  язылу тарихын да беләсегез киләдер, ни өчен дигәндә ике авторлы пьесалар күп түгел.

–Хәбирнең “Юләр хатын һәрчак алтын” дип исемләнгән спектаклен карап кайтып киләбез, юл озын,  сөйләшә киттек. Олы яшьтәге кеше кызыңны сораса, кем була инде ул, кияү дип кенә әйтә алмыйсың үзеңнән олы кешегә дим Хәбиргә, ә ул “Кияү абый” була,  ди. Тормышта күп бит  мондый очраклар. Менә шушы кияү абый күңелдә калды да, язарга булдык. Яртысын мин язам, яртысын ул. Икебезнекен укыйбыз да, бер сюжетка корабыз, кирәкмәгәнен алабыз. Нәтиҗәдә “Кияү абый” сәхнәгә менде. Бу әсәрне байтак театр коллективы, профессионаллар да, үзешчәннәр дә уйнады.  Рафис кына да бу әсәрне ике тапкыр куйды. Берсен Арча халык театры белән, икенчесен менә Мәңгәр халык театры уйный.  Төрлечә уйнаучылар бар, артистлар уйный алмаса, күңелдә авыр тойгы  кала, монда яхшы булыр дип өметләнәбез, чөнки коллективның иҗаты белән без таныш, сөйләшеп, киңәшләшеп эшли беләләр...– театр башланыр алдыннан  Рәдиф Сәгъди  әнә шулай бәяләде коллективны. “Мәңгәрнең алга баруы, үсүе дә  куандыра. Мәңгәр хуҗалыгын Наил абый Сабиров җитәкләгән  чордан беләбез һәм күңел сөенә, таратмадылар, таркатмадылар, киресенчә авыл яңара гына. Айдар Габделбәр улының эшне оештыра белүе нәтиҗәсе инде бу”, – дип тә  куандылар алар.

    Ул көнне театр коллективына булган хөрмәтне күреп мин дә куандым. Премьерага  үз җирлегендәге театр үсешенә зур өлеш кертүче “Мәңгәр” хуҗалыгы рәисе Айдар Шәрипов, авыл җирлеге башлыгы Вазыйх Хисмәтуллин, район мәдәният йорты җитәкчесе Азат Хәйретдинов та килгәннәр иде.

    Авыл җирлеге башлыгының чыгышыннан соң башланды спектакль, һәм бөтереп алып кереп китте. Зал гөр килде. Көлделәр дә алкышладылар, алкышладылар да көлделәр. Карарга җиңел, уйнаулары сөендерә, кимчелекләрен эзләргә  вакыт та, теләк тә юк.   Сәхнәдә – тормыш, ә алар аны шулкадәр оста сурәтлиләр. Театрның режиссеры Рафис Сәләхетдиновның  төп рольдә булуы, Флүсне үзе уйнавы уңышка гарантия. Флүснең, 50 яшьлек композиторның, яшь кыз Флүрәгә (Гөлзидә Камалова, балалар бакчасында – тәрбияче)  өйләнергә җыенуы көлке дә кызганыч та. Флүрәнең әтисе Фердинат (Рәфыйк Сәләхетдинов, бассейн хезмәткәре) белән әнисе Фәридәнең (Рүзилә Фәттахова, мәктәптә – укытучы-оештыручы) хәле тагын да мөшкелрәк. “Кем дип дәшим сиңа, син миннән дә олырак...” – дип өзгәләнә Фердинат Флүскә.  Бөтен җаны-тәне белән бу никахка  каршы аның күңеле. Нишләргә белмәгәнлектән, мунча мичен дә җимереп чыга ул.  “Булмый кияү мунчасы...” дип сөенә-сөенә мичнең җимерелүен хәбәр итә. Үзенекен генә түгел бөтен авылныкын җимерергә әзер ул. Хәтта, күршеләренекен дә,  мунча гына якмасыннар.  Капка алдында киләп салып йөргән Мөниргә  бирергә дә әзер кызын, ”Энем, синең өйләнәсең килмиме?– дип сорый. – Килмәсә дә шушы тирәдә чуалгалап йөр әле...”  Йөрәк ярсуына чыдый алмаган Фердинат  утыргычны да күтәреп селки, кияү абыйның улын уйнаган Мөнир дә (Рәдис Хисмәтуллин –"Әтнә таңы" хезмәткәре) урындыктан оча. Түз генә. Рәфыйк Сәләхетдинов авторларның  бу героен  шулай  ачты.  Рүзилә Фәттахованың, Гөлзидә Камалованың да  җиңел-оста  уйный алуларына  сокланып карый торгач, сәхнәдә хәл тагын да катлауланып китте: композитор белән кызның әнисе Фәридә, икәүләп,  бер-берсен кайда күргәннәрен исләренә төшерә башладылар. Исләренә төшерделәр, тик бу  берәүнең дә хәлен җиңеләйтмәде, Флүс-Заһит белән Фәридә  яшь вакытта бер-берсен  яратып йөргән булып чыктылар.  Катлы-катлы мәхәббәт кыйссасы дәвам итте. Кияүнең кемлеген аңлый алмый интеккән Җиһан тәтә...

Дәвамын  "Әтнә таңы" газетасының киләсе саныннан укырсыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев