Миләүшә – Гран-при иясе
“Казан арты – Әтнә төбәге” II районкүләм иҗади бәйгегә нәтиҗә ясалды.
Шатландырганы – иҗади бәйгегә килгән эшләрнең күп булуы. Укучы балалар гына түгел, урта яшьтәге һәм өлкән буын вәкилләренең дә актив катнашуы булды. Шуңа күрә дә жюри тарафыннан җиңүчеләрне ачыклау да җиңелләрдән булмады. Бәйге нигезләмәсендә күрсәтелгән һәр номинациядә дә җиңүчеләр билгеләнде. Ә менә Гран-прига Кызыл Утар авылыннан Миләүшә Хафизова “Шәл бәйләдем” язмасы белән лаек булды.
Катнашучыларга да, җиңүчеләргә дә ихлас рәхмәт сүзләрен җиткерәсе килә.
Фотода: Иң өлкән катнашучыларның берсе – Каенсар авылыннан Сөембикә Мәгъсумҗанованы район башкарма комитеты җитәкчесе Айрат Каюмов җиңүе белән тәбрикләде
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев