Районыбызның авыл мәдәният йортлары коллективларының башкарган эшләре сокландыра, минут тик тормыйлар. Түгәрәкләр эшен алып барырга да вакыт табалар, төрле кызыклы чаралар да уйлап табалар. Әйдәүче булганда, авыл халкы, яшьләре сөенә-сөенә ризалаша.
Шушы көннәрдә, тәгаенләп әйтсәк, 22 сентябрьдә Күңгәр мәдәният йортында кызыклы бәйге - “Мисс Күңгәр – 2018” узды. Күз алдына китердегезме?
Юктыр, китереп бетерә алмагансыздыр, моны күрергә кирәк. Берсеннән –берсе матур киенгән кызлар, ә аларның сәләтләре... – шөкер, авыл балаларына да сәләтләрен үстерергә мөмкинлек бар хәзер.
- Бәйгедә авылыбыз мәктәбенең башлангыч сыйныфында укучы 13 кыз катнашты. Алар бәйгедә катнашу өчен презентация тәкъдим итеп, үзләренең шөгылен күрсәтергә тиеш иделәр. Бәйге барышында чыгышларын карадык. Әйтергә кирәк, гаҗәпкә дә калдырдылар. 8 кыз финалга узды. Аларның чыгышына бөтен гомерен мәдәнияткә багышлаган Фәүзия апа Галиева, китапханәче Лилия Шәрипова, халык арасынан вәкил булган Рәзинә Әхмәтханова бәя бирде, - дип ачыклык кертте Күңгәр мәдәният йорты директоры Раилә Галиева.
Әлеге бәйгедә 4 яшьтән алып 11 яшькә кадәрге кызлар катнашты.
Финал ярышына әзерлек эшләре дәвам итә. Анысын 11 октябрьдә күрәчәкбез. Финал ярышында һәркайсының җиңәргә мөмкинлеге бар, диләр. Бу бик яхшы.
Нет комментариев