Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
мәдәният

Төлке, Винегрет, Сөмбелә...

Түбән Бәрәскә авылы китапханәсендә - мөдире - Алсу Хәйруллина.

"Көзге уңыш" бәйрәме узды.

Бәйрәмгә 1-3 нче сыйныф укучылары һәм укытучылары чакырылды. Бәйрәмгә хәйләкәр төлке белән Сөмбелә кунакка килеп киттеләр.

Укучылар "Винегрет" дип исемләнгән скетч  куйдылар. Анысына  кунакка яшелчәләр дә килделәр. Укучылар сорауларга җавап биреп, табышмаклар чиштеләр. Төрледән төрле уеннар уйнадылар. Ахырдан Көзбикә тылсымлы кулчатырын әйләндереп, үзенең күчтәнәчләрен өләште. 

Укучылар да, укытучылар да әлеге кичәдән канәгать калдылар.

Алсу Хәйруллина фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев