Әтнә таңы

Әтнә районы

16+
2024 - Гаилә елы
мәдәният

"Әтнә сандугачы"

"Әтнә сандугачы" бәйгесенең Гала- концерты булып узды.

"Әтнә сандугачы"

Күңелләргә шатлык өстәп, дәрт иңдереп

Иртә таңнан моң каплаган Әтнә күген.

Башка район чыпчыклары белмим, нишли –

Әтнә сандугачкайлары сайрый бүген.

Мин шат бүген. Гомер буе Әтнә мактап,

Беренче кат чакырылдым хөрмәт итеп.

Әтнә көйләренә тарттым баянымны

Җәһәннәмләр читләренә барып җитеп.

Бөек Тукай Әтнәнеке, безнеке, дип

Гомерем үтте якалашып күпләр белән.

Мәдрәсәле, Мәрҗәниле Әтнә данын

Сукыр Бер тиенгә саткан чүпләр белән.

Рәхмәт сезгә дусларым, тырыштыгыз,

Әти – әниләргә рәхмәт, булыштыгыз.

Әтнә данын саклау – сезнең бурычыгыз!

Монда калып, монда үтсен тормышыгыз.

Күңелләргә шатлык өстәп, дәрт иңдереп

Иртә таңнан моң каплаган Әтнә күген.

Башка район чыпчыкларын белмим, нишли –

Әтнә сандугачкайлары сайрый бүген!

Илгиз Кадыйров     5.05.2006

"Әтнә сандугачы" гала - конөертыннан фоторепортаж

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев