Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
мәдәният

Укытучыларны болай итеп тә зурлап була

Ары мәдәният йортында "Мәрхәмәтле гомер" дип исемләнгән, укытучыларның һөнәри бәйрәменә багышланган кичә булды.

Мари чигендәге зур булмаган авылда шундый кичә үткәрделәр дип сөйләсәң, күпләр ышанмас та. Ә менә Раилә белән Фидаил Кадимовларны белүчеләр, арылар моңа гаҗәпләнмәс.

Чөнки бу ике тынгысыз җанны алар белеп бетергән инде. Тыныч кына, үз дөньясы белән яшәргә өйрәнгән кешеләрнең азрак ачуы да чыга торгандыр. Чөнки эшләүче кешенең күбрәк авылдашларын катнаштырасы килә. Бәйрәм булгач, авылның бар кешесен бәйрәм иттереп, укытучыларын хөрмәтләтәсе  дә килә. Килү белән генә дә түгел, алар уйлый да, оештыра да. Ары авылы белән генә дә чикләнмиләр.

Сәхнәгә Олы Әтнә мәктәбе укытучысы Галия  Минһаҗева да, Гөлсия Бәширова да чыкты. Алар гына да түгел,  кырыклап укытучсы менде сәхнәгә.

Чыгыш ясаучылар арасында авыл үзешчәннәре белән беррәттән районыбызның танылган мәдәният хезмәткәрләре  дә бар иде. Кайсы җырлады, кайсы биеде.

    Раилә Кадимованың мәктәп формасы киеп , "Хәтерлим мин әле бүгенгедәй" дип, сәхнәгә җырлап килеп чыгуы, ул да түгел залга төшеп, беренче укытучысы Сания апа Нигъмәтҗанованы алып менүе белән башланып киткән бу кичә, укытучыларны хөрмәтләү, хатирәләрне искә төшерү, очрашу шатлыгы белән үрелеп, эчкерсез җылы, дустанә очрашуга әйләнеп калды.

Кичке якта оештырылгач, катнашырга теләүчеләр дә, карарга килүчеләр дә күп иде. Чәчәк бәйләмнәре, күчтәнәчләр күп иде. Концерт номерлары белән үрелеп барган, Ары авылыннан чыккан һәм укыткан укытучылар белән очрашу кичәсе 4 сәгать дәвамында барып,  табын артында тәмамланды. 

Ф.Кадимов фото-видеолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев