13 май – Халыкара тузганак чәчәге көне
Яз матур гына җылы көннәрен һәм беренче чәчәкләрен бүләк итә башлады. Алар арасында күзгә иң күренеп үскәне – тузганак.
Алсу Мөхтәбарова
Тузганак-кояш, шатлык һәм балачак символы. Ул хәтта ел саен 13 майда билгеләп үтелә торган бәйрәм объектына да әверелде. Тузганак көнен нәкъ бүген бәйрәм итү традициясе ничек барлыкка килгән соң?
Тузганаклар көне тарихы тамырлары белән ерак үткәнгә барып тоташа. Риваять буенча, бервакыт яз көне бер кечкенә кыз соры язгы буяулар арасында ачык сары чәчәк күргән. Ул аны әнисенә кояшлы чәчәк белән сөендерү өчен бүләк итәргә булган. Бу гамәл күпләрне рухландырып, тиздән бөтен ил буйлап таралды.
Бәйрәм өчен нәкъ 13 май көнен сайлауның да үз мәгънәсе бар. Һәр кешенең дә май ае гадәттәгечә табигатьнең уянуы, тормышның чәчәк атуы һәм яңа сезонның башлануы белән күз алдына килә. Чәчәкләр арасында беренчеләрдән булып барлыкка килгән тузганаклар – җәй башын һәм җылы көннәр башлануын хәбәр итә.
Күпләр аны чүп үләне дип саный, әмма бу сары чәчәкнең файдасы шактый. Тузганаклар A, C, E, K витаминнарына, кальцийга, тимергә, магнийга һәм антиоксидантларга бай. Алар ашказанны дәваларга, иммунитетны ныгытырга, бавыр сәламәтлеген сакларга һәм организмнан токсиннарны чыгарырга ярдәм итә.
Тузганаклардан хәтта бик тэмле кайнатмалар да ясарга мөмкин. Моның өчен сезгә:
300 гр. сары тузганак чәчәкләре;
700 мл. су;
800 гр. шикәр комы;
1 лимон кирәк булачак.
- Сары чәчәкләрне пычрактан һәм бөҗәкләрдән чистартып су белән юыгыз.
- Әзерләнгән чәчәкләргә кайнар суга салып төнгә калдырыгыз.
- Иртән дуршлаг аша чыгарып, шикәр һәм лимон согы өстәгез.
- Катнашманы утка куеп кайнап чыкканчы вакыт-вакыт күбекләрен җыеп торыгыз.
- Кайнап чыккач, куерганчы, бер сәгать чамасы, талгын утта тотыгыз.
- Әзер вареньены стерильләштерелгән банкаларга салыгыз һәм капкачлар белән каплагыз.
Тузганакларның ни дәрәҗәдә файдалы икәнен һәм алардан ничек тәмле кайнатма әзерләргә икәнен сез хәзер беләсез! Бу гадәти булмаган рецептны кулланып карагыз һәм аның тәме һәм файдасы белән ләззәтләнегез.
Нәкъ табигать терелеп, кояш җылылык һәм яктылык бирә торган вакытта тузганаклар чәчәк ата, шуңа күрә дә тузганак чәчәге өмет һәм бәхет символына әйләнә, без яшәгән дөньяның матурлыгын искә төшерә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев