Артык гәүдә авырлыгыннан арынырга мөмкин
Хөрмәне дөрес куллансагыз, артык гәүдә авырлыгыннан да арынырга мөмкин икән.
Бер хөрмә җимешендә – якынча 70 калорий, ул ашамлыклардагы файдалы матдәләрне тиз сеңдерергә ярдәм итә. Диета вакытында организмны файдалы матдәләр белән баета, артык суны куа, шешенүләрне киметә.
Хөрмәдә көчле антиоксидант саналган ашамлык җепселләре, полифеноллар, минераллар, дубиль матдәләр бар. Алмада, мәсәлән, ашамлык җепселләре хөрмәгә караганда, ике тапкыр азрак. Хөрмә С, А, Р витаминнарына һәм бик күп микроэлементларга: тиамин, кальций, калий, фосфор, магний, натрийга бай. Аны көн саен ашасагыз, калкансыман биз өчен мөһим булган йод дефицитын тулыландырырсыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев