Белеп тору зыян итмәс.
Сорауларга Мөдәррис хәзрәт Гыймранов җавап бирә.
– “Авылларда ир-атлар бик аз калып бара. Тавык-казларны хатын-кыз чала аламы?”
– Аз калды, бөтенләй бетте димәгәннәр бит. Авылда ир заты булганда, хатын-кызга мал чалырга ярамый.
– “Тавыкны канат очы хәрам, имеш”.
– Аллаһ Тәгалә Үзенең китабында хәләлне дә, хәрамны да аерым билгеләп әйткән. Бисмилла дип әйтеп чалынган икән, нәҗес әйберләреннән кала барысын да ашарга ярый.
Нет комментариев