Әтнә таңы

Әтнә районы

16+
Мең дә бер киңәш

Бакчачы почмагы. Кайсы чара нәрсәдән?

«Ферровит» – яфраклар саргаюдан чара.

«Актара» һәм «Конфидор» – пәрәвез талпанына, беткә, колорадо коңгызына каршы.

«Семпай» – кәбестә бете (белянка), яфрак («листоверток» һәм «пилильщик») кортларыннан.

«Раек», «Скор» – алмагач кутырыннан, күгәрек һәм чәчәкләрдә ончыл чыктан.

«Профит», «Голд», «Ордан», «Хом» – фитофтороздан.

«Превикур», «Триходерма» – фузариоздан (үсемлекләрдә гөмбә авыруы) һәм тамыр череклегеннән.

«Циркон» – начар шартларда да тамырлануны яхшыртучы препарат.

«Эпин» – ашыгыч ярдәм очраклары өчен, гомуми адаптоген.

«Цитовит» – микроэлементлардан торган тамырдан тыш тукландыргыч.

«Силиплант», «НВ-101» – үсемлекләрнең иммунитетларын күтәрүче кремнийлы препарат.

«Корневин» – чыбыкчалар, сабакларны тамырландыру өчен.

«Землин» – туфрактагы корткычлар: каты корт (проволочник), кишер белән суган бете, май коңгызына каршы.

«Хорус» – алмагач кутырыннан, чия коккомикозыннан (бу авырудан чия куагы тулаем зарарлана: яфрагы, җимеше, ботагы), крыжовникта ончыл чыктан.

Тулырак: https://yashel-uzan.ru/news/kirklekishlr/bakcacy-pocmagy-kaisy-cara-narsadan

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев