Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мең дә бер киңәш

Белгеч виктория эре һәм тәмле булсын өчен нишләргә кирәклеген аңлатты

Җәй көне бакча җиләгенең мыекчаларын кисәргә кирәк. Юкса виктория вак кына булып үсәчәк һәм тәме дә искитәрлек булмаячак. Кисәр алдыннан кайчы яки секаторны кайрап алу мөһим.

“Виктория мыекчаларын беренче тапкыр яз көне – үсә башлагач кисү таләп ителә. Мыекчаларны кисәргә өлгермәгән очракта, бу эшне июнь аенда башкарырга була. Үсентеләрнең бөтен көче үсүгә һәм җиләкләрне өлгертүгә тотылырга тиеш. Ә инде икенче тапкыр җиләк бирүдән туктагач кисәбез”, – дип аңлатты үткән бакчачы Роза Михайлова “Челнинские известия” хәбәрчесенә. Аның әйтүенчә, виктория үсентеләрен яңартырга ниятләүчеләр, мыекчаларны калдырып, аларның тамырлануына ирек куя. Күчереп утырту өчен төп төбенә якынрак урнашкан үсентеләрне сайлау хәерле. Ә инде август аенда ныграк үсентеләрне җире белән казып алырга да черемәле түтәлгә утыртырга. “Яңа үсентеләрне августның беренче яртысында утыртырга мөмкин. Суыкларга кадәр алар яңарып, ныгып калачак”, – дип сөйләп үткән Роза ханым.

Ватаным Татарстан
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев