Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мең дә бер киңәш

Безнең якларда үсә торган нинди җиләк яман шеш күзәнәкләре үсешен акрынайта?

Галимнәр яман шеш күзәнәкләре үсеше белән көрәшергә ярдәм итә торган җиләкне атады.

Белгечләр тикшеренү вакытында ачыклаганча, кара миләш (арония) колоректаль яман шеш куркынычын киметә. Кара миләш экстрактының 50 миллиграммын эчкәннән соң бер тәүлектән эчәклек яман шеше үсеше куркынычы 60 процентка кими. Бу эффект кара миләштәге антиоксидантлар күләме белән бәйле, алар кайсыбер онкология авырулары куркынычын киметә.

Кара миләш экстракты шулай ук күкрәк яман шеше китереп чыгара торган оксидлашу стрессын киметүгә дә ярдәм итә.

Моннан тыш, галимнәр исбатлаганча, кара миләш экстрактын сөртү тән тиресе яман шеше үсешен акрынайтырга ярдәм итә. Бу мәсьәләне алар җентекләбрәк өйрәнә.

Ләкин кара миләш экстракты эчсәң, онкология бөтенләй килеп чыкмый, дигән сүз түгел. Картаю һәм генетик факторлар кала. Организмда үзгәрешләр сизгән очракта, кичекмәстән табибларга мөрәҗәгать итәргә кирәк, диелә хәбәрдә.

Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев