Авыртуның эзе дә калмый.
Буыннар авыртудан интегәм. Соңгы арада сырганак маеның файдасын күрә башладым. Сезнең белән дә бүлешим әле. Кәстрүлдә ярты стакан сырганак маен җылытам да 1 аш кашыгы диңгез тозы белән 2 аш кашыгы бал өстим. Болгатып, бераз җылытып алам да ятар алдыннан авырткан буыннарга сөртәм. Өстенә кәбестә яфрагы ябып, полиэтилен пакет һәм йон тукыма белән каплыйм.
Авыртуның эзе дә калмый.
Нет комментариев