Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мең дә бер киңәш

Буыннарны ныгыту өчен иң яхшы ризыклар

Буын авыруларының төп сәбәпләреннән берсе – дөрес тукланмау, ди диетолог Светлана Фус.

Белгеч кальцийга бай ризыкларны күбрәк кулланырга киңәш итә. Кальцийга дефицит булса, организм минералны сөяк тукымасыннан ала, бу исә үз чиратында остеопорозга китерә. «Сөт продуктлары кальцийның иң кулай чыганагы икәнлеген без балачактан ук беләбез,» — ди Фус. Әмма бу төр ризык белән артык мавыгу да ярамый, алар рационда билгеле бер өлешне генә алып торырга тиеш. Кальций башка ризыкларда да бар. Буыннар сәламәтлеге өчен шулай ук D витамины, С витамины, фосфор, магний һәм башка күп кенә микроэлементлар кирәк. Табиб рационга селен һәм күкерткә бай ризыклар өстәргә киңәш итә. Селен буыннар туклануы процессында катнаша һәм Бразилия чикләвегендә, балыкта (сардина, лосось, сельдь), сарымсакта, йомыркада, тавыкта, күркәдә, сыер бавырында, гөмбәдә, эремчектә, ярмаларда һәм кузаклыларда бар. Күкерткә дә барлык ит һәм балык төрләре, шулай ук әче сөт продуктлары, кузаклылар, йомырка һәм ярмалар бай. D витамины сөяк тукымасының нормаль үсешенә ярдәм итә һәм тешләрнең ныклыгы өчен җавап бирә. «Аны тәрәч бавыры, йомырка сарысы, ак май кебек ризыклардан алырга мөмкин. Ләкин шуны истә тотарга кирәк: D витаминының төп күләмен без кояштан алабыз», – дип сөйли Фус. Белгеч билгеләп үткәнчә, С витамины коллаген синтезы өчен кирәк, ул турыдан-туры тире, буыннар һәм сөякләр халәтенә тәэсир итә. С витамины цитрус, ачытылган кәбестә, җиләк, шулай ук киви һәм борычта бар. «Организмда С витамины җитештерелми, шуңа күрә ул ризык белән керергә тиеш. Әгәр аны җитәрлек күләмдә алмасаң, гиповитаминоз барлыкка килергә мөмкин», – дип билгеләп үтте белгеч.

Ватаным Татарстан
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев