Чеби чыгару серләре
Әгәр сез тавык чебиләрен үзегез чыгарып үстерергә уйлагансыз икән,бу киңәшләр сезгә файдага гына булыр.
Чебиләр 21 көннән чыгалар.
Түгәрәк йомыркадан – тавык, озынчасыннан – әтәч чыга. Гадәттә инкубаторга куйгач, 65-75 процент йомыркадан гына чеби чыга ала.
Тавык астына саласы булса да, инкубаторга урнаштырасы булса да, йомыркаларны исә алдан әзерләргә кирәк.
Моның өчен тавыкларны берәр ай алдан яхшылап ашатырга кирәк .Сары балчык, акбур, агач күмере көле дә, пешкән бодай һәм арпа, тоз белән бәрәңге пешереп ашату да яхшы. Пешереп биргән җимне аеруча яраталар, аннан соң, андый сыйның файдасы да шундук сизелә – йомыркалары зуррак була башлый. Әгәр анасын яхшылап ашатмасаң, нинди генә матур йомырка булса да, аннан чеби чыкмый. Чыкса да, озак яшәми.
Тавыкларга ашату өчен йомырка кабыгын җыеп,киптереп,төеп ,җимнәренә кушып бирергә кирәк.Печәннән коелган яфраклары да бик файдалы. Анда нәрсә генә булмый – 150 төр бөҗәк була анда. Аларга бик тә яхшы ул.
Йомыркадан чеби чыгарырга уйлагансың икән, әтәчне ел саен алыштырырга кирәк. Кан алыштыру өчен эшләнә бу эш. Әгәр шулай эшләмәсәң, булачак чебиләрнең йомыркалары вакланачак.
Бер тәүлеклек чебиләрнең кайсы әтәч, кайсы тавык икәнен аягыннан эләктереп күтәреп карап белә. Тавык булса – башын аска яшерә, әтәч булса, киресенчә, өскә күтәрә икән.
Әлеге тәҗрибә 90 процент очракта дөреслеккә туры килә.
Чеби чыкканнан соң, аны бер тәүлек буе ашатырга кирәкми. Чөнки эчендәге күкәй сарылары бетәргә тиеш. Шуннан соң тары яки манный ярмалары бирергә була. Бер тәүлектән соң каты итеп ясалган чәй эчерә башларга кирәк. Аны өч тәүлеккә чаклы эчерергә. Бер атнадан соң иртән иртүк марганцовкалы су бирергә кирәк. Сыек алсу төстәге су була ул. Болар икесе дә чебиләрнең ашкайнату системасын чистартырга ярдәм итә.
Хәзер тулы рационлы махсус ризык — комбиазык белән үстерү модада.Һәр кош кортның төренә һәм яшенә карап ,кирәклесен сайларга була.
Айгөл Закирова.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев