Әтнә таңы

Әтнә районы

16+
Мең дә бер киңәш

Гортензияне язгы карау

Гортензия киселмичә дә чәчәк атачак, әмма чәчәкләре вак булачак.

Гортензияне кисүне бөреләр бүрткәнче, сок хәрәкәтләнә башлаганчы үткәрергә кирәк. Кисүнең нечкәлекләре гортензия сортына бәйле. Беренче чиратта, кар, җил яки кимерүчеләр тарафыннан җәрәхәтләнгән, сынык ботакларны алып ташлагыз. Аның артыннан бөтен нечкә ботакларын да алып ташларга кирәк, чөнки алар үсемлекнең тереклек көчен алачак, әмма шул ук вакытта купшы эре чәчәкләр бирмәячәк.

Узган сезонның юан, көчле ботакларын өченче-бишенче бөредән өстә кисәргә кирәк.

Гортензия киселмичә дә чәчәк атачак, әмма чәчәкләре вак булачак.

Авырулардан һәм корткычлардан эшкәртү ике этапта үткәрелә. Беренче эшкәртүгә уртача тәүлеклек температура якынча 7-10°C булганда керешергә мөмкин.

Беренче эшкәртүне бакырлы препарат (Абига-пик, Бордо сыеклыгы) белән башкарырга мөмкин.
Кагыйдә буларак, Россиянең урта полосасында беренче эшкәртү апрельнең икенче-өченче декадасына туры килә.

Якынча 7 көннән соң корткычлардан эшкәртү үткәрергә мөмкин. Актар препараты үзен яхшы яктан күрсәтте.

Үсемлекләрне актив үсешкә киткәннән соң тукландырырга кирәк, гадәттә бу май урталарына туры килә,. Шул вакытта гортензияләрнең яфрагы ачыла, ягъни беренче, икенче һәм хәтта өченче яфрак барлыкка килә. Димәк, үсемлекләргә булышырга кирәк. Сезон эчендә гортензия ике тапкыр тукландырыла, өченчесе дә була, әмма бу беренче язгы тукландыру иң мөһиме санала.

Өстәмә тукландыру алдыннан куак төбен мульчадан арчалап, бер уч коллоид күкерт сибелә, ул туфракны бераз әчетә. Шуннан соң турыдан-туры тукландыруга күчәргә мөмкин. Тукландыру өчен составында азот, фосфор һәм калий тигез пропорциядә булган теләсә нинди ашлама алырга мөмкин(16:16:16, 18:18:18), һәм аны инструкция буенча кулланырга. Гортензия өчен флоровит ашламасы да файдага булыр.

Тукландырганнан соң, куак төбенә туфрак сибәргә яки чабылган үлән, компост, кабык, йомычка яки вакланган ботаклар белән мүлчәләргә, ә аннары яхшылап су коярга кирәк.

Сыгыл-сынма,сөртен-егылма

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев