Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мең дә бер киңәш

Яраннарны зур чүлмәккә утыртмагыз!

Тәрәзә төбен тутырып, шау чәчәктә утырсыннар өчен яраннарга нинди су сибәргә кирәк?

Яранны йод һәм водород перекисе чәчәк аттыра. 1 литр суга 1 аш кашыгы водород перекисе һәм 2 тамчы йод өстәп, яхшылап болгатырга.

Гөлгә су сибәргә, ә ярты сәгатьтән йодлы ашламаны сибәргә була. Айга бер шулай тукландырырга була.

Яран чүлмәге кечерәк булган саен, купшырак чәчәк ата. Кысан чүлмәктә ул тамырын нык үстерми, бу аны тизрәк чәчәк аттыра. Гомумән, күп гөлләр, чүлмәккә тамырларын тутырмыйча, чәчәк атарга ашыкмый.

Сез яраннар яратасызмы, дуслар? Әйдәгез, фотоларын куеп, мактанышып алыйк әле бер!

Автор:Резида Валитова

Хезмәт

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев