Әтнә таңы

Әтнә районы

16+
2024 - Гаилә елы
Мең дә бер киңәш

Яшелчә, җиләк-җимеш хәтерне яхшырта

Җиләк-җимешкә бай җәйнең кадерен белик.

Өстәлебездән җәй буе  яшел суган, укроп, петрушка, сельдерей, шпинат, руккола яфраклары төшмәсен. Аппетитны ачучы, зарарлы бактерияләрне юк итүче сусыл редис, ачы торма, ирләр сәламәтлеген саклаучы шалкан, хәтта яман шеш күзәнәкләренә каршы тора ала торган  брокколи, порей суганы, башлы кәбестә, кишер, помидор  ашауны гадәткә кертик.

Җиләк-җимешкә бай  җәйнең кадерен белик. Бакчабыздагы карлыган, чия, балан, кура һәм бакча җиләген, сырганакны кайнатып, киптереп, катырып куйыйк, алмадан, сливадан каклар, соклар ясыйк.

«Җиләк-җимешләр –төрле  чирләргә баш калкытырга ирек бирмәүче, булганнарына  каршы көрәшүче  искиткеч шәп антиоксидантлар. Караҗиләк һәм күкҗиләк, ежевика, кура җиләге, чия,  катырып куелгач та файдалы үзлекләрен югалтмый, аларны ел әйләнәсе рәхәтләнеп кулланып булуы үзе ни тора!»

Башыбыз яхшы эшләсен, иртән нәрсә ашаганлыгыбызны, кирәкле әйберебезне кая куйганлыгыбызны, кичекмәстән кемгә шалтыратырга, кирәклеген  искә төшерә алмыйча, миңгерәп утырмыйк дисәк, көнгә өч-дүрт данә булса да чикләвек ашарга кирәк икән. Диетологлар фикеренчә, цинкка, магнийга, калийга бай әстерхан чикләвеге, хәтерне яхшырту җәһәтеннән аеруча файдалы. Сүз дә юк, башка төрле чикләвекләр куллану да баш мие, нерв системасы эшчәнлеге, нейроннар активлыгы өчен мөһим. Фосфорга, йодка, туендырылмаган майларга, аеруча Омега-3 кә бай чавыча, акбалык, сөмбаш, тәрәч, селедь кебек майлы диңгез балыклары һәм  уылдыкларның,  креветка һәм медияләрнең, диңгез суүсеме - ламинариянең,  хәтернең генә түгел, тешләрнең, чәчләрнең, тырнакларның, сөякләрнең ныклыгын сакларга булышуы, күз күремен яхшыртуы  галимнәр тарафыннан  фәнни расланган. Омега-3 кислотасы баш миенең эшчәнлеген активлаштыра, аның мәгълүмат саклаучы һәм нерв җепселләре челтәре аша күз ачып йомганчы тиешле органнарга  тапшыручы үтә дә катлаулы  нейроннар системасының  эшкә яраклылык вакытын озайта. 

Шәһри Казан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев