Яз – чебиләр үстерер вакыт
Кош-кортларны, бигрәк тә өй шартларында инкубатор белән чыгарылган чебиләрне үстерү өчен белгеч киңәшләренә таянырга, булган тәҗрибәңне дә кулланырга туры килә.
Чебиләр чыккан көннән алып бер ай дәвамында аларга зур игътибар кирәк. Кечкенә чебиләргә иң мөһиме җылы, коры һәм яхшы җилләтелә торган урын кирәк. Алар куелган тартма иркен булырга тиеш. Иң яхшысы – төбенә чүпрәк, кәгазь яисә газета җәеп, өстенә бераз салам яисә юка гына итеп пычкы чүбе салып кую. Кирәк булган саен кәгазьне алыштырырга була.
Әтәч яки тавык икәнен белеп сайлыйсыгыз килә икән, аларны чеби вакытында канатларын җәеп карап, аерып була. Әтәчнең каурыйлары бер размерда, ә тавыкныкы – төрле озынлыкта. Җенесләренә карамыйча, хәрәкәтчән, актив, янып торган, тоныкланмаган күзле чебиләрне сайларга кирәк.
Кечкенә чебиләргә кайнаган су, каты итеп пешерелгән йомырка белән кукуруз һәм тары ярмасы, эремчек һәм манный ярамасы бирергә мөмкин. Яшел үлән чыгу белән чебиләр рационына ваклаган яшел кычыткан, пешереп ваклаган яки төелгән яшелчәләр бирү дә файдалы.
Кош-корт үскән саен аларны әкренләп зур тавыклар туклана торган ризыкларга күчерәләр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев