Юбилейга, туган көннәргә котлаулар
Иң матур, күңел түрләреннән чыккан ихлас теләкләребез сезгә.
Кадерле әниебез!
Сине чын күңелдән гомер бәйрәмең белән котлап, язгы кояш нурларыдай аяз көннәр, иртәләр, исәнлек-саулык, күңел тынычлыгы, озын гомер телибез. Картлык көннәрең бары тик шатлыкта гына үтсен. Гел шулай көләч, ягымлы бул. Безне сөендереп, озын-озак яшә!
Әнкәй, диеп әйтер кешең булу —
Нинди бәхет бит ул дөньяда.
Шатлыкларың булса — уртак була.
Кайгыларың булса — югала.
Уйлама әле картаям дип,
Шат-көләч бул, сүнмә-сүрелмә.
Кадер-хөрмәт күреп үтсен гомерең,
Урыннарың булсын гел түрдә.
Кадерле әтиебез!
Йөрәгеңнең киңлегенә
Сыйганбыз барыбыз да,
Без бәхетле синдәй кеше
Булганга яныбызда.
Ярдәм-киңәш кирәк чакта
Бар синең төпле сүзең.
Күрше-тирә, дус-туганга
Елмаеп тора йөзең.
Нык кеше син, борчуда да
Сынмыйсың, сыгылмыйсың.
Язмыш сынаган чакларда
Абынып егылмыйсың.
Син бар чакта, безгә рәхәт,
Балкып тора өй эче.
Тормышны сөеп яшәргә
Сүнмәсен әле көчең.
Бүген синең — 70 яшең,
Ә син һаман яшь әле.
Кирәк булып, терәк булып,
100гә кадәр яшә әле.
Иң изге теләкләр белән улларың-киленнәрең.
Кадерле әниебезнең гомер бәйрәме — туган көне.
Сине олы бәйрәмең — 55 яшьлек юбилеең белән чын күңелдән котлыйбыз. Сиңа нык сәламәтлек, күңел тынычлыгы, гаилә шатлыгы, кайгы-хәсрәтсез көннәр, балаларыңның һәм оныкларыңның күңел җылысын тоеп, игелекләрен күреп, бәхетле, озын гомер кичерүеңне телибез. Туачак таңнарың һәрвакыт нурлы, күк йөзең һәрвакыт аяз булсын.
Һәр яңа көн бәхет алып килсен,
Алсу таңнар күмсен шатлыкка.
Яшәү дәрте янсын йөрәгеңдә,
Картаерга һич тә ашыкма!
Иң изге теләкләр белән тормыш иптәшең, улларың, киленнәрең, оныкларың.
Кадерле әниебез!
Тормышыбызның яме, йортыбызның җылысы булган кадерлебез безнең. Ихлас күңелдән сине туган көнең белән котлыйбыз. Син — әтиебезгә ныклы терәк, без — балаларың, якыннарың өчен төпле киңәшче, һәрвакыт ярдәм кулы сузарга әзер булучы. Уңган-булган, тырыш, кешелекле, туганчылыклы кадерлебез безнең, сиңа ныклы сәламәтлек, шатлык-сөенечләргә бай, аяз, матур көннәр, мул тормыш, тигезлек телибез.
Син булганга күрә, әниебез,
Бу дөньяда бары нур гына.
Нур сүнмәсен, һич тә сүрелмәсен,
Озак яшә, исән бул гына.
Изге теләкләребезне җиткереп, балаларың.
Хезмәттәш -укытучыга
Сезне ихлас йөрәктән мәртәбәле юбилеегыз белән тәбрик итәбез.
Халыкта гомернең җәй уртасы дигән затлы бер сүз бар. Гомер үрләренә атлаган, яшьлек дәрте белән еллар тәҗрибәсе кушылган, хатын-кызның иң асыл, иң күркәм вакыты ул. Намус кушканча яшәлгән еллар, тормыш сукмагында уелып калган эзләрең, киләсе буынга мирас итеп тапшырырдай якты хатирәләр... Үткәннәр матур, киләчәк исә тагын да гүзәлрәк: әле алда яшәешнең җете балкышы, эшләнәсе эшләрнең рәхәт тынгысызлыгы, ирешелгән уңышларның күркәм нәтиҗәсе көтә.
Ихлас күңелдән гомер бәйрәмегез белән котлыйбыз! Киләчәктә дә яшәү дәртегез сүнмәсен, сау-сәламәт булыгыз, якыннарыгызның җылысын, хезмәттәшләрегезнең таянычын тоеп, озын-озак еллар яшәргә Аллаһ Тәгалә насыйп итсен!
Җитәкчене котлау
Сезне гомерегезнең күркәм бәйрәме — яшьлек олы юбилеегыз белән чын күнелдән ихлас тәбрик итәбез.
Кеше яшәгән саен зирәгәя, тәҗрибә туплый. Бу сүзләр нәкъ менә сезнең хакта. Тормышчан, олы җанлы, хөрмәткә лаек, төпле акыллы, үз эшен җиренә җиткереп башкаручы, гадел, тырыш һәм намуслы җитәкче, һәрвакыт киңәшкә, ярдәмгә килергә әзер торучы олы йөрәкле кеше буларак авылдашларыгызның, хезмәттәшләрегезнең чиксез хөрмәтенә ия булып, үзегезне таныттыгыз. Көчле энергетикагыз, һәркемгә барып җитә торган кайгыртучанлыгыгыз, кәефне күтәрә торган җылы сүзләрегез, киңәшләрегез, нинди генә кыен очракта да зирәк һәм акыллы чишелешләр таба белүегез, эзләнүчән, гел алга — яңалыкка омтыла торган тынгысыз холкыгыз, сак карашыгыз, хезмәт сөючәнлегегез зур хөрмәткә лаек.
Матур гаилә башлыгы, тормыш иптәшегезнең терәге, яраткан балаларыгызның таянычы, туганнарыгыз өчен төп нигез тоткасы булып яшисез.
Алдагы көннәрегездә дә сезгә ныклы сәламәтлек, хәерле озын гомер, кайгы-хәсрәтсез тыныч тормыш, гаилә тигезлеге, күңел күтәренкелеге, җан тынычлыгы, эшегездә зурдан зур уңышлар телибез. Гомер юлыгыз якты кояш кебек булсын, һәрбер көнегез куаныч, яшәү яме, дөнья иминлеге белән тулып торсын. Сез төзегән һәм бүгенге кәндә җитәкләгән кораб, төрле киртәләрне узып, бары тик дөрес агым белән генә алга йөзсен. Янәшәгездә һәрчак ышанычлы хезмәттәшләрегез, тугры дусларыгыз булсын.
Тормыш йөген иңнәренә салып,
Үргә менә ирнең асылы.
Андыйларның максатлары зурдан,
Җиңә алар буран, давылны.
Ил улына әйләнә дә шәхес,
Ил хөрмәтен күрә хезмәттә.
Яшәгез сез ир асылы булып,
Гомерегез үтсен хөрмәттә!
Кадерле әниебез!
Син безнең нурлы кояшыбыз, тормышыбызның якты маягы, әтиебезгә көч һәм илһам бирүче тугры юлдаш. Биш балага гомер бүләк итүче дә, йөрәк җылыңны, күз нурыңны тигез итеп бүлеп, безне үстерүче дә — ул син әни!
Әти белән бергәләп, кечкенәдән безне эш сөяргә, гаделлеккә, гадилеккә, уңганлыкка, сабырлыкка өйрәттең. Син безгә әле дә терәк һәм киңәшче. Алдагы көннәреңдә дә Ходай сине сәламәтлектән аермыйча, без — балаларыңның кадер-хөрмәтен тоеп, оныкларыңа яраткан әби булып, әтиебез белән тирән картлыкка кадәр, парлап гомер кичерергә язсын.
Әни, бәгьрем, әле кайчан гына
Итәгеңдә безне назладың,
Шул кочакка кабат җыелышты
Котлар өчен ул һәм кызларың.
Синең янда булу — олы бәхет,
Елмаюың күрү — куаныч.
Мәңге яшә, әни, кояш кебек
Маяк булып безгә, таяныч.
Иң изге теләкләр теләп балаларың.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев