Каз маеның файдасын беләсезме?
Озакка сузылган ютәлдән дә каз мае коткара ала.
Авылларда каз өмәләре башланды. Күпләп үрдәкләр, казлар суялар.
Белгечләр әйтүенчә, каз мае кеше сәламәтлеге өчен аеруча да файдалы.
Аны ризык әзерләгәндә дә кулланып була, өшегән, ярылган урыннарны төзәтергә ярдәм итә.
Каз мае коймак майлау, ризык әзерләү өчен генә кулланылмый. Халык медицинасында аның могҗизалы сыйфатлары турында күп язалар.
Мәсәлән, озакка сузылган ютәлдән котылу өчен, ашар алдыннан, бер аш кашыгы эретелгән каз мае кабып куярга кирәк. Шушы ук катнашманы төнгә күкрәк өлешенә сөртергә була.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев