Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мең дә бер киңәш

Корвалол белән валерьянканың нинди зыяны бар?

Бу даруларны табиб киңәшеннән башка эчәргә ярамый.

Терапевт Надежда Капнинская сүзләренчә, стресс вакытында седатив препаратларны, мәсәлән, корвалол белән валерьянканы эчү кире эффект барлыкка китерергә мөмкин. 

Нерв авыруларын сак кына һәм табиб белән дәваларга кирәк.

Корвалол бәйлелек китереп чыгарырга мөмкин, аны эчүдән туктагач курку, хәлсезлек, баш әйләнү, күңел болгану, көзән җыеру кебек билгеләр булуы ихтимал.

Валерьянканы чамасыз куллану паника, йокысызлык, эчәклек моторикасы бозылу, эч кату барлыкка китерергә мөмкин, диелә.

Чыганак: https://intertat.tatar/news/questions_answers/14-03-2022/korvalol-bel-n-valeryankany-nindi-zyyany-bar-5851220

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев