Әтнә таңы

Әтнә районы

16+
Мең дә бер киңәш

Көзге бакчада иң мөһим эшләр

Агачлар уңышны мул бирсен дисәң!

Мочевина – көз ахырында бакчаны эшкәртүнең иң экономияле һәм нәтиҗәле варианты. Бу вакытта купорос түгел, ә карбамид куллану отышлырак.

Җимеш агачлары һәм куаклар сыйфатлы уңыш бирсен өчен, аларны көздән кайгыртырга кирәк.

Октябрьнең икенче яртысыннан башлап бакчаны авырулардан һәм корткычлардан арындыру өчен эшкәртүгә керешергә мөмкин. Вакыт белән тикшерелгән чараларның берсе һәм өстәвенә бик экономияле – гади мочевина, яки карбамид санала. Зур концентрациядә бу чара патоген гөмбәләрне һәм, хәтта, корткычларны да «яндыра», шул ук вакытта, агачның үзенә зыян китерми. Алмагач, груша, чия, кура җиләге, карлыган, зелпе, виноград кебек агачлар һәм куаклар шундый коендыруга мохтаҗ.

Гадәттә, көз көне төрле матдәләр белән 10-14 көн аралыгында бер-ике тапкыр эшкәртү ясала. Мисал өчен, октябрьнең икенче яртысында мочевина кулланабыз, ә ноябрь башында – тимер яки бакыр купоросы. Мондый 2 эшкәртү барлык гөмбәләргә һәм корткычларга исән калу мөмкинлеге калдырмый, нәтиҗәдә, яз көне бакча чиста һәм уңыш күп тапкыр күбрәк.

Катнашма түбәндәгечә әзерләнә: 10 литр суга 400 грамм мочевина кирәк булачак. 4%лы каты эремә килеп чыга. 3%лы катнашма да нәтиҗәле санала. Көз көне 4%тан да катырак эремә ясарга киңәш ителми, югыйсә әле агачланмаган ботаклар зыян күрергә мөмкин. Ә менә язын бакчачылар хәтта 7%лы мочевина эремәсе куллана.

Агачларны эшкәрткәндә кабык ярыкларына игътибар итегез, бу – алма чәчәген ашаучыларның һәм башка корткычларның яраткан кышлау урыннары. Агачлар һәм куакларның тамыр яны зонасына сиптерергә онытмыйбыз, анда да кыш чыгарга әзерләнгән паразитлар урнаша.

Көзен мочевина куллануның тагын берничә плюсы:

Препарат шунда ук исән калу мөмкинлеге калдырмыйча тәэсир итә.
Яңгыр булмаса, тәэсире 2 атна дәвамында саклана.
Үсемлекләр тирәсендә җир дымлы булса, мочевина аеруча нәтиҗәле була.

Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев