Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мең дә бер киңәш

Көзге киңәшләр

Виноград үстерүчеләр әлеге киңәшләрне яхшы беләләр инде.

 - Кышны яхшы чыксын өчен беренче шарт —виноград ботакларының “өлгереп” җитүе. Моны ботакларның төсенә карап белеп була. Өлгергән ботаклар көрән төскә керә, яшел яшь ботаклары кышын өши, шуңа аларны кисәргә кирәк.
 - Виноградны көзен кисәләр, яз кискәндә ул “елый” башлый. Моны беренче кыраулардан соң, яфраклары саргайгач кына эшләргә кирәк. Бу — көз кайчан килүгә карап, октябрь азагы-ноябрь башына туры килә. Соңга калмагыз, нык салкында ботаклар сына башлый.
- Капларга ашыкмагыз, виноградны –5...–7 градуслы суыклар килгәч кенә каплыйлар. Беренче суыклар аны чыныктыра. Иртә каплаганда пешегү куркынычы бар. Тамырларын иртәрәк, әле җир йомшак чакта мүлчәләргә кирәк, төбенә торф яки коры туфрак салыгыз. 

Чыганак: Бакча

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев