Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мең дә бер киңәш

Кыярга нинди ашлама сибәргә ярамый?

Кайбер очракта үсемлекләргә артык ашлама сибү зыянлы була. Бу турыда киңәшләр сайтында язылган.

Кыярга ат тиресе кертергә ярамый. Мондый тирестән ясалган ашламада аммиак күп була, нәтиҗәдә кыярга нитритлар җыела.

Нашатырь спирты да кыяр өчен бик үк яхшы ашлама түгел. Ул кыярның җир өстендәге өлешен үстерә, ләкин яфраклары шәлперәя, кыярлар кәкре һәм әче була.

Помидор ботакларыннан ясалган төнәтмә дә кыярга яраклы түгел. Кыяр белән помидор якында үсәргә тиеш түгел. Бу очракта кыярлар хәлсез була һәм авырый башларга мөмкин.

Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев