Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мең дә бер киңәш

Март аенда бакча эшләре

Хәзер шундый вакыт - һәрбер бакчачы үзенең орлыклар саклана торган шкафын тикшерергә тиеш.

Ниндисортлары бар - аерып алып, тишелешен тикшерергә кирәк. Аны белү читен түгел. Чүпрәкне яисә марляны юешлисең дә, шуңа орлыкларны тезеп чыгасың. Син ышанып торган орлыклар хәзер тишелми икән, вакытың да әрәм була, үрентесез дә каласың. Димәк, уңышың да юк дигән сүз. Игътибарлы булыйк.

Шулай ук февраль башында чәчкән үрентеләргә алдан тәрбия чарасын күрә башлагыз. Су сибү белән генә чикләнмичә, ашларга кирәк. Беренчесе - тамырдан ашлау. Калий гуматы дигән яңа органик ашлама бар, шуның белән ашларга була. Моның өчен 10 литр суга 2 аш кашыгы калий гуматы салып эретәсең дә, һәрбер үренте төбенә чыланганчы, 300 грамм чамасы сибеп чыгасың.

Бакчаның үзендә нинди эшләр башкарырга кирәк соң? Бакчадагы 1-2 еллык яшь алмагач, грушалар өчен иң начар вакыт үәзер. Аларның кайрылары пешеп ярылырга мөмкин. Контраст температура алар өчен үлем белән бер. Көндез кояш кыздырып кайрыларын эретә дә, төнлә салкыннан кайрылары ярыла. Кайрылар ярылгач, кубып чыга да туклыклы матдәләрне өскә, яфракларга таба үткәрми башлый. Шуннан соң агачның яфраклары саргая, кибеп корый, соңыннан һәлак була. Бу хәлне булдырмый калу өчен вакытында яшь агачларны агартып саклап калырга була. Җәй көне агарткан булсагыз, ул күптән яңгыр белән юылып бетте инде. Менә хәзер сынала торган чоры. Агартмасагыз, нинди дә булса җылырак чүпрәк белән бәйләп куярга була. Әле салкыннар бетмәде, март башында да дәвам итәргә мөмкин. Әгәр бакчаларга керү мөмкинлеге булса, агачларны саклап калыгыз.

Хәзер торфтан ясалган чүлмәкләр киң кулланылышта йөри. Мондый чүлмәкләрнең шул ягы өстен - орлык чәчәсең, ул тишелеп чыгып тамыр җибәрә һәм тамыры торфлы чүлмәкне тишеп чыга. Ачык грунтка күчереп утыртканда да шул чүлмәге белән бергә утыртасың, тамырын да имгәтмисең.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

1

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев