Матдәләр алмашын яхшырта торган ризыклар
Ризыклар ярдәмендә организмның начар матдәләрне чыгарып, матдәләр алмашы процессын яхшыртырга мөмкин.
Алма һәм корица. Бер алманы нәзек телемләп турагыз һәм өстенә 500 мл кайнар су салыгыз. Шуңа 1 чәй калагы төелгән корица кушып бутагыз һәм суынгач, көн дәвамында эчегез. Әлеге төнәтмә ашкайнату системасын чистартырга ярдәм итәр.
Лимон согы һәм бал. 2 аш калагы яңа гына сыгылган лимон согы,1 чәй калагы балны 200 мл суга салып бутагыз. Шуңа чеметем генә төелгән имбирь салып болгатып, иртәнге ашка 30 минут кала эчегез. Ашкайнату системасын чистартуда тыш, тамырларны да ныгытачак.
Имбирьле эчемлек. 3-4 см зурлыктагы имбирьнең тышын әрчеп, вак итеп турарга. Шуның өстенә 1 литр су салып, кайнатып чыгарырга һәм уртача утта 10 минут кайнатырга. Суынганнан соң аз гына төелгән корица һәм берничә кашык гөлҗимеш сиропы салырга. Көн дәвамында, ашарга ярты сәгать кала, 100-150 мл эчәргә.
Кызыл чөгендер согы. 1 кызыл чөгендер, 2 алма, сельдерейның согын сыгып, көнгә ике тапкыр (иртән һәм кичен) ашарга ярты сәгать кала 1 әр аш калагы эчәргә.
Сәламәтлек коктейле. 1 әфлисун, 1 лимон һәм 1 кишернең согын сыгып, 100 мл минераль су белән кушып бутарга. Ач карынга, ашарга 30 минут кала эчәргә. Бу коктейль арыганлыктан бик ярдәм итә, чөнки антиоксидантларга бай.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев