Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мең дә бер киңәш

Ни өчен ватык чынаяктан чәй эчәргә ярамый?

Казанның «Гаилә» мәчете имам-хатыйбы Рөстәм хәзрәт Хәйруллин ватык чынаяктан эчү турында аңлатты.

«Ни өчен Пәйгамбәребез Мөхәммәд сәлаллаһу галәйһи вәсәллам ватык чынаяктан эчмәскә кушкан?» – дип сораганнар аннан.

«Кешеләр дин – аерым, минем тормышым аерым дип уйлый. Юк, без – мөселманнар, безнең яшәү рәвешебез тулысынча – ислам. Анда Аллаһы Тәгаләгә табыну бар, хәтта савыт-сабада да. Күз алдыгызга китерегез, мең ярым ел элек безнең яраткан Пәйгамбәребез Мөхәммәд сәлаллаһу галәйһи вәсәллам ватык савыттан эчүне тыя. Хәзер дә без СанПин нормаларын ачып карасак, анда акка кара белән язылган: анда микроблар җыела. Ул вакытта микроскоп булмаган, ләкин Пәйгамбәр тыйган», – дип аңлата хәзрәт.

Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

https://intertat.tatar/video/uploads/838d392526605ba357615d85191e4193.MP4