Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мең дә бер киңәш

Нинди бал тәмлерәк һәм файдалырак?

Бал – кыйммәтле дәвалау чарасы да.

Борынгы табиблар аны кешенең гомерен озайта, дип санаган. Бал составында Менделеев таблицасындагы бөтен элементлар да бар. Шуңа күрә организмны савыктыру чарасы буларак аңа тиңнәр юк. Хәтта сау-сәламәт булсагыз да, балны иртән ач карынга 1-2 бал кашыгы кабыгыз һәм артыннан бүлмә температурасындагы су эчеп куегыз. Балны бик кайнар суда эретмәгез, юкса күп кенә файдалы үзлекләре юкка чыгачак. Истә тотыгыз: балны аңа карата аллергия булмаган очракта гына кулланырга ярый.

Җиләк-җимеш, чикләвектән тыш, балга башка нәрсәләр дә кушалар. Мәсәлән, прополис ялкынсынуга каршы, иммунитетны көчәйтү һәм организмны яшәртү җәһәтеннән бик куәтле чара. Ә инде бал һәм шомырт белән бергә ул тагы да көчлерәк табигый антибиотик (ялкынсынуга каршы) чарага әверелә. Моның сере шунда: бал да, прополис та фитонцидларга бик бай.

Чәчәк серкәсе — аксым, витаминнар, ферментлар, минераль тозлар, углеводлар, май кислоталары, үсемлек гормоннары чыганагы. Һәм кешенең сәламәтлеге өчен бу бик тә кыйммәтле продукт. Бал белән бергә исә чәчәк серкәсе тагы да яхшырак дәвалау чарасына әверелә. Серкәле бал кешенең эндокрин системасына бик яхшы йогынты ясый. Кан составын яхшырта, анемия һәм нурланыш авыруыннан да файдасы зур. Эч катуларны, энтероколит, дисбактериозны дәвалый. Липид алмашын нормальләштереп, холестеринны, триглицеридларны киметә, шуңа күрә атеросклероз белән авыручыларга аеруча файдалы.

Француз галимнәре белдерүенчә, чәчәк серкәсе ирләрдә простата һәм импотенцияне дәвалауда да яхшы нәтиҗәләр бирә. Алар фикеренчә, 45 яшьтән узган һәр ир кеше көн саен чәчәк серкәсе кабул итәргә тиеш.

Җиләк-җимешле һәм чикләвекле

Инжир белән. Йөрәк кагудан, бронхиаль астмадан, күкрәк читлегендәге авыртулардан, температурадан файдалы. Бу салкын тиюдән һәм тын юллары авыруларыннан бик яхшы чара.

Бронхиттан интегүчеләргә төнгә каршы 2 бал кашыгы инжирлы бал белән (кабып эчәргә) 1 стакан кайнар сөт эчеп яту файдалы булачак.
Йөземле бал. Йөрәк һәм кан тамырлары системасы авырулары булган кешеләр өчен иң яхшы бал. Йөземдә калий күп, ә ул бал белән бергә бик яхшы үзләштерелә. Мондый бал инсульт кичергән кешеләр өчен яхшы. Ул атеросклероздан, гипертония, нерв системасы көйсезлекләреннән котылу өчен дә әйбәт.

Миндаль белән. Әлеге чикләвекле бал организмны чистарта, бөтен ашказаны-эчәклек системасына әкрен генә, әмма ышанычлы ярдәм итә. Ул эчәклектәге төрле җәрәхәт-яраларны төзәтә, хәтта кайбер шешләрне дә бетерергә ярдәм итә. Эчәклектә хроник ялкынсыну авырулары булса, мондый балны бик сак кулланырга киңәш ителә.
 

Баллы дарулар
Инфаркттан соң тизрәк аякка басу өчен, йөрәк ишемиясе һ.б. йөрәк чирләреннән, шулай ук бу авырулардан саклану өчен, йөземле-лимонлы бал куллану киңәш ителә. Юылган лимонны 0,5 сантиметр калынлыктагы телемнәргә турыйлар. 1 стакан балга 1 лимон һәм 2 аш кашыгы кара йөзем алына. Катнашманы өсте ябык банкага салып салкынча урында саклыйлар һәм ашарга 20 минут кала көнгә 3 мәртәбә берәр кашык кабул итәләр.

Үпкә һәм бронх чирләре булганда 100 грамм атланмайны ут өстендәге су эченә куеп, 80 градуска кадәр җылыталар да, шуңа ваклаган прополис өстиләр һәм даими рәвештә болгата-болгата акрын ут өстендә (һәм су эчендә килеш) 15 минут тоталар. Утны сүндергәч һәм суынгач, 50 грамм яңа бал кушып болгаталар. Ач карынга һәм һәр ашаудан соң 15 минут узгач 1әр бал кашыгы кабул итәләр. Артыннан берничә йотым сөт эчеп куялар. Дәвалану вакыты — 3 атна.

Олег Төхвәтуллин әзерләде.
(«Мөгаллим язмалары» сайты материаллары файдаланылды).

Автор:Зөһрә Исламова

Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев