Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мең дә бер киңәш

Орлык сатып алганда, игътибарлы булыгыз

Үз бакчаңа яхшы сортлы орлыклар чәчү, уңыш алганда зур өстенлек бирә.

Яхшы сортлы орлык белән чәчкән үсемлек өстәмә чыгымнар кулланмыйча да яхшы үсә, авыртуларга һәм бөҗәкләргә бирешми. Нәтиҗәдә экологик чиста уңыш алу мөмкинлеге барлыкка килә.

Орлык сайлаганда, орлыкларның маркировкасына игътибар белән карагыз. Аларда җитештерүче фирманың исеме, үсемлекләрнең фотосы, исеме һәм сортлары рус һәм латин телләрендә язылган булырга, массасы, партия номеры күрсәтелергә тиеш. Игътибар итегез: ТУ, ГОСТ, ОСТ билгеләмәләре булу, әгәр алар бар икән, димәк, әлеге орлыклар лаборатория шартларында җентекләп тикшерелгән һәм стандарт таләпләренә туры килә. Орлыкларның яраклылык срогына игътибар итегез. Ул күп факторларга бәйле: төрү, саклау шартлары һәм культураның үзеннән. Гади генә төргәкләрдә орлыклар 1 елга якын, капсула һәм ике төрелмәдә – күпкә озаграк саклана.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев