Орлык суганны саклау буенча бакчачы Рәмзия Әхмәдуллинадан киңәш
Мең дә бер киңәш

Орлык суганны саклау буенча бакчачы Рәмзия Әхмәдуллинадан киңәш

Яз көне орлык суганы сатып алабыз.

Шуңа игътибар итәргә кирәк: целлофан пакетта озак торган суган парлана, үрә башлый.

Мондый суган үскәндә бәбәк ( стрелка) җибәрәчәк.

Орлык суганын сатып алып кайткач та, пакеттан кәгазь тартмага бушатып куеп, җылы урында яхшылап киптерергә кирәк!

#БакчачыРэмзия

Чыганак


Нет комментариев