Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мең дә бер киңәш

Салкын тигәндә тизрәк савыгу өчен нәрсә ашарга кирәк?

Газировка, кофе һәм чәй эчәргә кирәкми.

Авырып китсәң, караватта ятарга, көч җыярга кирәк. Ә монда организмда көчләр балансын торгыза һәм вирус токсиннарыннан һәм калдыкларыннан коткара торган дөрес ризык ярдәм итәчәк. 

Салкын тигәндә тизрәк савыгу өчен нәрсә ашарга кирәк?

Авыруларга еш, әз-әзләп һәм җиңел үзләштерелә торган ризык белән тукланырга кирәк. Вирус белән көрәшкән вакытта организм токсиннар җыя һәм бик көчергәнешле эшли. Димәк, аны файдалы һәм тәмле ризык белән тәэмин итәргә кирәк. Әлбәттә, күбрәк эчәргә.

Газировка, кофе һәм чәй эчәргә кирәкми. Бүлмә температурасындагы суны эчү яхшырак. Көненә биш-алты тапкыр тукланырга кирәк. Организмга углевод кирәк, шикәр һәм җиләк-җимешсез ботка ашасаң яхшырак. Ләкин үзегезне тәмлүшкәләр белән сыйларга онытмагыз, югыйсә көч каян алырга?

Җиңел ризык белән тукланырга кирәк: тавык шулпасы, тавык ите белән бәрәңге боламыгы, сөт продуктлары һәм акмай да ярый - аларда организм өчен файдалы майлар бар.

Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев