Сару кайнаса, нишләргә?
Сару кайнаганда сода эчү, акбур ашау зыянлы.
Сару кайнап, ашказаныннан әче килеп йөдәткән очракта сода эчәргә һич ярамый. Акбур ашау да зыянлы. Алар кислотаны сүндерәләр, ләкин газлар аны кабаттан эшләп чыгара. Акбур да, сода да канга сеңеп, аны селтелеләндерә, бөерләрдә таш утыра.
Активлаштырылган күмер эчәргә була. Берьюлы берничә төймә күмер кабып, күп итеп су эчеп куегыз.
Миндаль чикләвеге ашказаны кислотасын нейтральләштерә. Чикләвекне кайнар су белән юып, кабыгын чистартыгыз. Миндальне акрын гына чәйнәп, озаклап ашагыз.
Бәрәңге согы да сару кайнауны бетерә. Бәрәңгене вак угычтан уып, согын сыгыгыз да 2-3 аш кашыгы эчеп куегыз. Бу сокны ашар алдыннан эчәргә.
Минераль су да сару кайнауны баса.
Блендерда 2-3 салат яфрагын ваклап, 1 стакан салкын суга шуны кушып, аз-азлап кына эчегез.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев