Әтнә таңы

Әтнә районы

16+
2024 - Гаилә елы
Мең дә бер киңәш

Сарымсакны ничек сакларга?

Берничә ысул.

Сарымсакны чистартыгыз. Ит тарттыргыч аша үткәрегез. Аны банкага салып суыткычта саклагыз. Ризык пешергәндә бал калаклап алып, ризык янына салып җибәрегез. Вакланган сарымсакны озаграк саклау өчен туңдыргычта сакларга була.

Сарымсакны озак саклауның тагын бер ысулы – өйдә ясалган сарымсак пастасы. Моның өчен: иң зур сарымсак башларын сайлап алабыз – алар белән эшләү уңайлырак. Кабыгыннан чистартабыз һәм тешләргә бүләбез дә, сөлге белән корытабыз. Сарымсак тешләрен блендерга салып, бертөрле массага җиткәнче әйләндерәбез.

Әлеге массага бераз көнбагыш яки зәйтүн мае кушып, күпереп торган, майлы пюрега әйләнгәнче әйләндерәбез. Бөтен процесс, әзерлек этабы белән бергә, 15 минуттан артык вакытны алмый.

Банкагаларга тутырабыз.

Туганайлар

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев