Диабет алды стадиясендә үк сәламәтлекне кайгырта башласаң, бу авыруны булдырмый калырга мөмкин.
Терапевт Надежда Чернышова шикәр диабетының беренче билгесен атады. Әлеге авыруны еш кына метаболик синдром китереп чыгара, ә аның билгесе — бил тирәсе юанаю. Бу хакта «Челнинские известия» газетасы яза.
Шикәр диабеты куркынычы яныймы-юкмы икәнен белер өчен сантиметрлы лента белән билне үлчәргә кирәк. Әгәр хатын-кызларда бил әйләнәсе 80 сантиметрдан, ә ир-егетләрдә 100 сантиметрдан артып китә икән, терапевтка күренергә кирәк.
Шулай ук бавырны, ашказаны асты бизен дә тикшертеп, глюкоза алмашы дөрес эшлиме-юкмы икәнен белергә кирәк.
Диабет алды стадиясендә үк сәламәтлекне кайгырта башласаң, бу авыруны булдырмый калырга мөмкин. Башлангыч этапта тормыш рәвешен һәм туклануны үзгәртү диабетны кисәтергә ярдәм итәчәк.
Нет комментариев