Суган үрә беләсезме?
Суганны җыярга ике атна кала су сипмәскә кирәк.
Суганга дым җитте быел. Су сибү бер нәрсә, ә менә яңгырның шифасы күбрәк.Бернинди химикатсыз да бик яхшы уңыш бирде быел суган. Аны коры көнне җыярга һәм түтәлдә кояшта яткырып киптерергә, аннан җиләс урынга алып кереп киптереп бетерергә кирәк. Суганны йолкуга кисәргә ашыкмагыз, кыяклары кибәргә тиеш.
Суган үрүнең иң җиңел, иң ышанычлы ысулы — шпагат җебе белән үрү.
Очына иң эре һәм озын кыяклы суганны куярга, шуңа өстәп үрә барырга кирәк.
Нүрия Фәйзрахманова суганнары.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев