Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мең дә бер киңәш

Шулай эшләсәгез, бакча җиләге мул уңыш бирер

Әлеге мәлдә бакча җиләге чәчәк ата.

Җиләкләр санын арттырыр өчен,  бу чорда  куакларга җимеш барлыкка килүгә булышучы чаралар сиптерегез. Моның өчен бор, янтарь кислоталары, шикәр сиробы ярдәм итә.

Бакчачылар еш кына  бор кислотасын куллана. Кайнар суда 1 грамм бор кислотасын эретегез дә, 1 литр суга кушып болгатыгыз. Әзер эремәне  пульверизатор ярдәмендә җиләк куакларына сиптерегез.

Бу кислота составындагы бор серкә үсүенә булыша, шул рәвешле  уңай булмаган шартларда да үсемлекнең  серкәләндерүен тәэмин итеп.

Бор чәчәк атуны гына стимуллаштырып калмый, ул гомумән куаклар үсешен яхшырта. Бу чара бакча җиләгенең иммунитетын арттыра, фотосинтез процессын яхшырта һәм үсемлекнең энергиясен арттыра. 

Арча хәбәрләре

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев