Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мең дә бер киңәш

Укроптан соус ясыйбыз

Күпләр йомшак укроп ботакларын ашый, ә сабак һәм «зонтик»ларны чыгарып ташлыйлар. Алар каты, ләкин тәмлерәк, шуңа күрә соуслар өчен бик кулай.

Бу соусны бары тик укроптан, яисә бары тик сабак һәм "зонтик"лардан гына әзерләргә мөмкин, иң мөһиме, алар яшел булсын. Соус иткә дә, балыкка да, пастага да, яшелчә салатына да бара, ипигә ягып ашарга да була!

Ингредиентлар:
Укроп сабаклары һәм "зонтиг"ы - 1 стакан (туралган хәлдә).
Сарымсак - 7-10 теш
Лимон суы - 1-2 ст.
Ярты лимон.
Үсемлек мае (теләсә нинди рафинадланган) - 50 мл.
Тоз - тәме буенча.

Әзерләү:
1. Укропны юып, турап, блендер савытына салырга. Сарымсак тешләрен чистартырга һәм укроп өстенә салырга. Үсемлек мае, лимон суты, лимон һәм тоз өстәргә.
2. Блендер ярдәмендә бөтен массаны ботка хәленә кергәнче вакларга. Соусны чиста һәм коры банкаларга салырга, тыгызлап капкач белән капларга һәм суыткычка куярга. Берничә айга кадәр сакларга мөмкин.

Арча хәбәрләре

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев