Утырткан орлыклар ничә көндә тишелеп чыга?
Яшь үсентеләргә кислород җитмәсә, алар авырый башлый.
Рассадага дип утырткан орлыклар берничә көндә тишелеп чыга. Бу турыда киңәшләр сайтында язылган.
- Баклажан 8-10 көндә,
- Баллы борыч 8-15 көндә,
- Иртә өлгерә торган кәбестә 3-5 көндә,
- Соң өлгерә торган кәбестә 3-5 көндә,
- Иртә өлгерә торган помидор 3-5 көндә,
- Уртача һәм соң өлгерә торган помидор 4-6 көндә,
- Кыяр 4-6 көндә тишелеп чыга.
Үсентеләр беренче көннән үк авырый башламасын өчен, аларга саф һава килүне тәэмин итегез. Савыт өстендәге пакетны ачып, кимендә 15 минут суларга бирегез.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев