Киң җәмәгатьчелек БДИ (ЕГЭ) кирәкме ул, юкмы дип бәхәсләшкән бер вакытта, Олы Әтнә урта мәктәбе базасында XI сыйныф укучылары Яңа тәртиптәге йомгаклау чыгарылыш имтиханы бирделәр.
Барысы 8 укучы сынау узды. Болар – төрле көллиятләргә укырга керүчеләр дип аңларга кирәк. Ә беренче БДИ 31 май көнне химия, география һәм рус әдәбиятыннан уза. IX сыйныф укучылары Төп дәүләт имтиханнарының икесен бирергә дә өлгерделәр. Рус телен һәм математиканы 95 бала тапшырды.
Нет комментариев