Университетта башта дәүләт имтиханнарын дистанцион рәвештә тапшыруны оештырырга исәп тотканнар.
Казан федераль университетында әзерлекнең кайбер юнәлешләре буенча дәүләт имтиханын гамәлдән чыгарачаклар. Бу хакта «Татар-информ»га КФУ матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.
«Бу мәсьәлә буенча бездә билгеле бер карар кабул ителде. Әмма дәүләт имтиханы әзерлекнең барлык юнәлешләрендә дә гамәлдән чыгарылмаячак. Бу хакта без иртәгә турыдан-туры элемтә вакытында хәбәр итәргә планлаштырабыз. Анда барысын да җентекләп сөйләячәкбез - кайда гамәлдән чыгарылганлыгын, кайда һәм ни өчен калганлыгын аңлатачакбыз», -диделәр югары уку йортының матбугат хезмәтендә.
Моңа кадәр туры элемтәдә КФУ ректоры Илшат Гафуров Казан университетын тәмамлаучылар дәүләт имтиханын дистанцион режимда тапшырачак, дип белдергән иде.
Фоточыганак: архив/Владимир Васильев
Нет комментариев