Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Яңа уку елы: без аңа әзерме?

Каникуллар акрынлап ахырына якынлаша. Яңа уку елы җитә

Быелгы эссе җәй әтиәниләр өчен дә, балалар өчен дә бик җиңелләрдән булмады.

Бер яктан таҗвирусы һаман эчне пошырып торса, икенче яктан, эсселек хәлне алды. Гомумән, әллә нинди еллар китте – матавыклы, тынгысыз. Ял итәргә барырга да куркыныч – су басулар, гарасатлар куркытты.

Кемгә ничектер, әмма август аена керүгә, ничектер бераз моңсурак булып китә. Кызара башлаган миләш тәлгәшләре, саргаеп киткән яфраклар, аркылы-торкылы сузылган пәрәвез җепләре...

Алма исе, кипкән ашлык исе. Һәм билгеле инде, ата-аналар, укучылар өчен мәктәпкә әзерләнү чоры. Шул ук вакытта мәктәптә дә яңа уку елы башлану уңаеннан әзерлек эшләре башлану чоры бу.

Хәер, җәйге каникулларга туктадык дип кенә биредә эш тукталып тормый, билгеле.

 Мәктәп яны бакчасында эш кайный, кабинетларда яңарту эшләре алып барыла.

Мәктәпнең тышкы һәм эчке ягы төзекләндерелә. Ә менә август урталарында, гадәттә, район мәгариф бүлеге җитәкчелегендә янгын куркынычсызлыгы хезмәткәрләре һәм башка җаваплы затлар катнашында белем бирү оешмаларын яңа уку елына кабул итү, кыска гына итеп әйткәндә, “приемка” булып уза.

Тулырак газета битләреннән укый аласыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев