Пассажирлар чәршәмбе һәм шимбә көннәрендә оча алачак.
Казаннан 17 июньнән Сочига авиарейслар ачылачак. Очыш программасы язгы-җәйге сезонга исәпләнгән. Бу турыда Татарстан Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы хәбәр итә.
Татарстан башкаласыннан Сочига рейслар чәршәмбе һәм шимбә көннәрендә булачак. «Пассажирлар Boeing 767-300 уңайлы лайнерларында очачак», — диелә хәбәрдә.
Пассажирларга 2 сәгать 45 минут очарга туры киләчәк.
Нет комментариев