23 майда Татарстанда аязучан болытлы һава торышы булачак. Кайбер районнарда томан төшүе ихтимал.Көндез Татарстанның көньяк һәм көнчыгыш районнарында урыны белән яңгыр яварга мөмкин. Төнлә көньяк-көнбатыштан, көндез төньяк-көнчыгыштан уртача тизлектә җил исәчәк.
Төнлә һава температурасы +2..+7˚ булачак, урыны белән -1 градуска кадәр кырау төшүе ихтимал. Көндез - +14..+19˚ градус.
Яңа ай.
Бакчада нәрсәдер утыртырга, чәчәргә, күчереп утыртырга, үсемлекләрне эшкәртергә киңәш ителми. Үсентеләрне сирәкли, туфракны йомшарта һәм тукландыра аласыз.
Чүпләрне җыештырырга, бакча кирәк-яракларын барларга була
Чыганак: https://intertat.tatar/news/weather/22-05-2020/23-mayga-ava-toryshy-m-ay-kalendare-5744650
Нет комментариев