33 бала мәктәпкә китте - фоторепортаж
Җәмгыять

33 бала мәктәпкә китте - фоторепортаж

Бүген район үзәгендәге балалар бакчасында сәгать 10 да чыгарылыш кичәсе башланды.

     Балалар бакчасының зурлар төркеменә йөрүче 33 бала бакча белән саубуллаша  бүген.  Чыгарылыш кичәсе бизәлгән залларда әти-әниләр белән бергә үтә.  Бергәләп  җырладылар да биеделәр дә, истәлекле хатирәләр яңарды. 

 Олы тормышка юл башы булган бакча белән саубуллашу җиңел түгел, мәктәпкә дә барасы килә...- балалар чыгышы әнә шул хакта сөйли.

Сентябрь аенда районыбыз балалар бакчаларыннан тәрбия-белем  алып чыккан 85 бала мәктәп бусагасын атлап керәчәк. Исән-сау булсыннар.

 


Нет комментариев