500 метр ераклыкта - "Чиста су"?
Җәмгыять

500 метр ераклыкта - "Чиста су"?

Районыбыз авылларына акрынлап Хөкүмәтнең максатчан программасы нигезендә "Чиста су" кертелә башлады. Чират - Ары авылына.

Чыгармы Ары басуында су, анысы Аллаһы Тәгалә кулында.

- Озакламый Ары авылына республика программасы нигезендә  "Чиста су"  кертү буенча  эш башлыйбыз. Авылдан 500 метр ераклыкта казып карау турында сөйләштек эшләүчеләр белән. Чыгармы су, әле билгесез. "Су тапмый китмибез", - диләр үзе,- ди Күлле Киме авыл җирлеге башлыгы Хәмит Гәрәев.

Башта су чыганагы табыла, аннан скважина куела,   соңрак урамнарда эш башлана. Арты хәерле булсын.


Нет комментариев